понедельник, 22 мая 2017 г.

Тәрҗемә итәбез                                                         Раилә Вәлиуллина

Музей ачык – халык юк


  Россия халкының яртысыннан артыгы (52%) соңгы берничә елда бер тапкыр да музейга бармаган. Бөтенроссия җәмгыять фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шуны дәлилли.

Җавап бирүчеләрнең уннан бер өлеше (11%) музейларда гомумән бер тапкыр да булмаган, ә 10% әле соңгы ике-өч айда гына күргәзмәләрдә булулары турында әйткәннәр. Шул ук вакытта сораштыруда катнашканнарның 16% музейга соңгы тапкыр бер-ике ел элек үк барганнар.
Музейда булганнарның күпчелеге (85%) мондый күргәзмәләрдә һәм шуңа охшаш чараларда тагын катнашырга теләүләре хакында әйткәннәр. Җавап бирүчеләрнең 14% капма-каршы фикердә, ә 1% социологларның соравына төгәл фикер әйтә алмаганнар.
Россия халкының якынча өчтән ике өлеше 21нче майга каршы төндә узачак халыкара “музейлар төне” акциясе турында ишеткән. Кешеләрнең 13% бу чарада беренче тапкыр булачак, ә сораштыруда катнашканнарның 7% өчен “музейлар төне” инде яңалык түгел. Узган елны әлеге чарада булган 6% халык быел музейга барырга теләкләре юклыгын белдергәннәр. Ә моңа кадәр катнашмаганнарның 38%ы исә быел да бу чарага барырга планлаштырмыйлар икән.
ВЦИОМ рәисе Елена Михайлова сүзләренә караганда “Музейлар төне” ел саен үсеш кичерә. Әлеге вакыйга Россия халкының күпчелеге өчен инде көтеп алынган чарага әйләнгән. Хәзерге тормыш темпында бу акция музейларга баруны гел кичектереп килүчеләр өчен этәргеч бирүче булып тора.
Сорашытыру барышында социологлар 18 яшьтән өлкәнрәк 1,2 мең кешегә шалтыратканнар.

“РИА Новости”

Комментариев нет:

Отправить комментарий