понедельник, 22 мая 2017 г.

Тәрҗемә итәбез                                                    Айсылу Нигъмәтҗанова

Студентлар язы: нәтиҗә ясар чак җитте

5 нче май көнне КФУның “Уникс” мәдәни-спорт комплексында “Татарстан Республикасының студентлар язы”  фестивале булып узды. Ул регионыбызның югары уку йортларында белем алучы актив һәм сәләтле студентларны, мәдәнят хезмәтләрен берләштерүче,  ТРның Хөкүмәте, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Казан шәһәренең мэриясе тарафыннан оештырыла торган  зур вакыйга. Фестиваль җиденче тапкыр үткәрелә.

Быел фестивальдә катнашучылар саны башка елларга караганда  күбрәк булды. Биредә 3 меңнән артык студент катнашты. Финалга йөздән артык чыгыш барып җитте. 1 нче майдан 3сенә кадәр барган сайлап алу этабында “Татарстан Республикасының студентлар язы”н  меңнәрчә тамашачы карады. Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Казан, Яшел Үзән, Түбән Камадан килгән иҗат коллективлары “Хореография”, “Музыка”, “Үзенчәлекле жанр”, “Театр”, “Журналистика” һәм “Интеллектуаль яз” дигән юнәлешләр буенча көч сынаштылар.
ТРның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, мәгариф һәм фән министры Лариса Сулима, Казан мэриясенең башкарма комитеты урынбасары Дамир Фәттахов, “ТР Студент язы” фестиваленең башкарма директоры Инсаф Фазлиәхмәтов, балалар һәм яшьләр эше комитеты рәисе Айрат Фәизов, ТР студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров кебек кичәнең хөрмәтле кунаклары һәм төп оештыручылары тамашачылар каршында чыгыш ясады. Алар “Россия студентлары язы” фестивален 25 яшьлек юбилее белән котлады, һәм иң яхшы коллективлар һәм башкаручыларны Гран-при белән бүләкләде.
Нәтиҗәләр буенча, Казан федераль университеты “Татарстан Республикасының студентлар язы”нда төрле номинацияләрендә җиңеп чыкты. КФУның чыгарылыш студенты  Рәшид Османов “Иң яхшы яшь режиссер” номинациясендә җиңде. “Музыка” номинациясендә КФУ студенты Илья Захаров беренче дип табылды. “Үзенчәлекле жанр” һәм “Гомуми зачет” номинацияләрендә дә Казан федераль университетына тиңнәр табылмады.
КФУның социаль-тәрбия эшләре буенча проректоры Ариф Межведилов фестиваль турында фикерләре белән бүлеште: “Татарстан республикасының горурлыгы – ул яхшы укучы һәм шул ук вакытта иҗат белән дә шөгыльләнергә вакыт табучы студентлар. Бүген “УНИКС”та нәкъ  менә шундый кешеләр җыелды. КФУ өчен аерым бер горурлык кичерәм, чөнки без кабат  “Татарстан Республикасының студентлар язы” фестивалендә абсолют батырлар булдык. Студентлар, сезгә афәрин!”, - диде.

5 нче майда үткәрелгән Гала-концертта җиңүчеләр алга таба уку йортлары данын Мәскәү һәм Тулада узачак “Россия студентлары язы-2017”дә яклаячаклар. Алда “Россия студентлары язы-2017”. Анда да республикабызның делегациясе үзенең иң яхшы чыгышларын тәкъдим итәчәк, һәм Гран-прины Казанга алып кайту өчен барысын да эшләячәк дип ышанып калабыз.
 http://newspaper.kpfu.ru/blogs/eto-interesno/news-triumf-drujnoy-komandy-federalnogo сайтыннан алынды 
Фотолар: СТУДпроф

Комментариев нет:

Отправить комментарий