понедельник, 22 мая 2017 г.

Тәрҗемә итәбез                                                         Раилә Вәлиуллина

Антонга ярдәм итик!


Вакыйганың төп каһарманы – 23 яшьлек антон Мысляев. Егеттә Даун синдромы. Әмма шундый җитди диагноз куелуга карамастан Антон актив җәмгыять эше алып бара: театрда уйный, спорт белән шөгыльләнә, өлкәннәргә ярдәм итә һәм төрле хәйрия проектларында волонтер буларак катнаша.

Хәзер Антон – Россиядә добровольчество үсешенә керткән өлеше өчен рәсми бүләк алган Даун синдромлы беренче һәм бердәнбер кеше.
Бүген Антон, көллият тәмамлап, агач эшкәртү һөнәрен үзләштергән, балта остасы курсларын үткән. Хәзер егет каен тузынннан төрле әйберләр үрергә өйрәнә. Төп хыялы – балта остасы булу аның. Антон актив һәм тормышны яратучы кеше, җаваплы волонтер һәм төрле чараларда үзе теләп катнашучы.
Кызганычка каршы, хәзерге көндә инвалидлыгы булган кешеләр өчен һөнәри белем алу шартлары барлык шәһәрләрдә дә тудырылмаган әле. Белем алу өчен кирәкле индивидуаль дәресләр артык кыйммәт тора. ә улын берүзе аякка бастырган Антонның әнисе бу чыгымнарны каплый алмый.
Әмма егетнең ярдәмгә килердәй дус-ишләре күп. Хәзер мөмкинлекләре чикләнгән яшьләргә ярдәм йөзеннән “Быть другом Антона круто!” дип аталган интернет-флешмоб үтә. Аны, шәһәрнең йөзләгән кешесен марафонга чакырып, “Пермьнең Добровольчество үсеше үзәге” башлап җибәрде.
Хәзер төрле яшьтәге, төрле һөнәр үзләштергән кешеләр социаль четәрләрдәге сәхифәләренә “А” хәрефе тотып төшкән фотолар куялар. Шулай итеп инвалид балалар һәм яшүсмерләрнең һөнәри белем алу проблемасына игътибар юнәлтмәкче алар.
Пермь халкы марафонга башка өлкә кешеләре дә кушылыр, дип өметләнә. Ни дисәң дә, Мысляевлар гаиләсендәге проблема үсешләрендә үзенчәлекләр булган бала тәрбиләүче башка гаиләләргә дә бик таныш. Күп очракта нәкъ менә гаиләләрнең финанс хәлләре начар булу сәбәпле, инвалид бала системалы һөнәри белем һәм иҗади үсеш ала алмый кала.
Бу проблеманы чишү һәм профильле белем алу мөмкинлеген һәркемдә булдыру өчен “Пермь шәһәренең добровольчество үсеше үзәге” шәһәрнең иң зур сәүдә үзәкләренең берсендә хәйрия кибете ачарга ниятли. Монда балалар рәсемнәре төшерелгән "YarkaMarka" товарлары сатылачак. Алынган керем индивидуаль дәресләргә түләүгә, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның һөнәри һәм иҗади үсешен тәэмин итү өчен кирәк булган җиһазлар алуга тотылачак.
Атонның хыялын тормышка ашырырга һәм инвадидлыгы булган башка балаларга һөнәр алу мөмкинлеген тудырырга һәркем ярдәм итә ала. Моның өчен социаль челтәрдәге сәхифәгә “А” хәрефе белән фото һәм #БытьДругомАнтонаКруто хештегын куярга яки Planeta.ru. платформасындагы "YarkaMarka" бүлегенә акча күчерергә мөмкин.
“РИА Новости”

Комментариев нет:

Отправить комментарий