понедельник, 22 мая 2017 г.

Тәрҗемә итәбез                                                        Әлфия Гыймадиева

Дюманың Казан хатирәләре


Унтугызынчы гасыр урталарында, төгәл әйткәндә 1858 елның җәендә, танылган француз язучысы Александр Дюма(олысы) Казанга килгән.  Бөтен дөньяда танылган “Өч мушкетер”, “Граф Монте-Кристо” кебек әсәрләрнең авторы Рәсәйдә булган чакта, Казанга да кереп чыккан. 

Танылган язучы Рәсәйгә граф Кушелев-Безбородко һәм аның хатыны чакыруы белән килгән. Алар Дюма белән Европада булганда танышканнар.  Болар турында бик кызык итеп һәм барлык нечкәлекләрен белеп  галим Ренат Бикбулатов сөйли. Аның язулары буенча Александр Дюма Петербург, Мәскәү, Түбән Новгород, Астрахан, Баку, Тифлис, Поти һәм Казан шәһәрләрендә булган.

Казанда язучының бер дә таныә кешесе юк иде. Тик икенче үк көнне Казан гаҗитләрендә аның килүе турында мәгълүмат бар иде, һәм озатучылар саны күбәйде. Шул чордагы гәҗитләр языунча бөек романист “Меркурий” гостиницасында туктаган һәм шулай итеп алар язучының һәрбер адымын язып чыгарганнар. Гәҗитләрдә Дюма берничә байлар өендә кунак булган, күп итеп шәһәр буйлап йөри, китап кибетләре турында күп кызыксына кебек язмалар шактый иде. Бер китап кибетендә язучыга, аның портреты үзенә охшамас итеп ясалган 
“Граф Монте-Кристо”ны тәкъдим иткәннәр. Көлеп җибәреп, Дюма бу китапны тиз генә сатып алган: “Франциядәге балаларны бу портрет белән куркытырмын!”, - дип шаярткан.

Язучы өчен экскурсияне генерал-интендант Яблонский алып барган. Бергәләшеп алар Казан Кремлен, Казанская икона сакланган соборын һәм  Казан Император Университетын карап чыкканар.

Казанда булган турында язуларында Дюма шулай дигән: “ Кремль һәм соборны карап чыканнан соң, без кибетләргә киттек. Казан күн һәм күрекләр белән мәшһүр. Минемчә, беркая да Казанда кебек күн эшкәртә алмаслар. Үзем белән берничә әйбер алып кайттым: аучы букчасы, сәке мендәре, патронташ һәм күн итек. Алар чыннан да искиткеч, Франциядә ясалганнар белән чагыштырып та булмый.
Күннән соң күрекләр турында әйтәсем килә. Казанда барлык сортлар бар, аюдан башлап сусар, тиен, ак төлкегә кадәр. Мәскзүдә 50 сумга һәм Парижда 400 франкка сатыла торган яхшы аю тиресе биредә 20 сум тора (80 франк).  

Ва-банкЪ
Пятница, 25 марта 2016 года.

Комментариев нет:

Отправить комментарий