понедельник, 22 мая 2017 г.

Тәрҗемә итәбез                                                        Әлфия Гыймадиева

Казан егете Рәсәйнең 17 шәһәрен 200 сумга карап кайткан

 
Казан егете Вячеслав Заруцкий автостоп сәяхәтләр турында күп кенә кешеләрдән ишетеп, аларның сөйләгәннәрен тыңлап, үзе дә зур юлга чыгарга булды. Һәм үзенең сәяхәтен Калининград шәһәреннән башлап җибәрде.

Бер ай эчендә егет көнбатыш регионының 17 шәһәрендә кунак булып кайтты. Ни кызык, аның кесәсендә тик 200 сум акча бар иде.

Вячеславның рюкзагында палатка, спальник, фонарик, бераз гына ярмалар бар иде. Шуларны алып егет Казаннан Мәскәүгә, аннан Минск шәһәренә һәм соңыннан Калининградка китте.
- Рәсәйгә охшамаган бер шәһәргә барырга теләк булу сәбәпле, мин Калининградка барырга булдым. Мин барысын да күрергә теләгән идем. Зур шәһәрләрне, кечкенә авылларны, кыскасы,  төрле төбәктәге кеше тормышын. Маршрутым шундыйрак иде: Калининград – Светлый – Балтийск – Янтарный – Малиновка – Полесск – Советск – Неман – Краснознаменск – Нестеров – Гусев – Черняховск – Крылово – Багратионовск һәм кире Калининградка кайту.
Бер җирдән икенчегә Вячеслав попуткалар ярдәмендә күчеп йорде, ә йоклау урынын каучсерферлар сайты аркылы таба иде.( Каучсерфинг – Европа илләрендә бик популяр агым. Бер дә таныш булмаган кешеләр йоклау урыны яки ашауны аралашуга алмаштыралар)

Калиниград шәһәрендә казан егетен Марина исемле кыз каршы алды. Ул Вячеславка шәһәрнең иң иматур урыннанын күрсәтергә ризалашты. Бергәләшеп алар Кафедральный соборны, Кант каберен һәм башка җирләрне карап чыктылар. Ә мәсәлән, Полесскта егет өчен өч кешелек отель номеры алынган иде.

       Үз сәяхәтемне видеога тошереп, интернетта урнаштыра идем. Зур юлым ахырындарак, минем чираттагы шәһәремдә киләсемне беләләр иде. Советск шәһәрендә миңа йоклау урыны тәкъдим итеп 15 смс килде, ә инде бөтен сәфәр вакытында андый тәкъдимнәр 45 санына җитте.

Егет кемдә генә тукталмаса да, барысы ашатып, йоклау урыны бирәләр иде. Кай берәүләр хәтта киемнәрен юып, юлына пироглар да биреп җибәрәләр иде. Тик авыр чаклар да булгалады, мәсәлән, Янтарный шәһәрендә Вячеслар кесә телефонын югалткан, шуңа күрә ул Балтия диңгезе ярында палаткада кунырга мәҗбури булган.

 Мин тукталып калырга җыенмыйм, озакламый Челәбе пляжларына кадәр бармакчы булам. Дөресен әйткәндә планнарым зурдан, кимендә алганда 100 илгә барып кайтасым килә.

 PROГОРОД 
#36(297)/3 сентября 2016

Комментариев нет:

Отправить комментарий